16 сентябрьдә музей хезмәткәрләре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 «Б» сыйныф укучылары өчен, «Табигать өчен өлкәннәр дә, балалар да җаваплы» дигән экологик уен үткәрделәр. Уен барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген һәм табигатьне ничек сакларга кирәклеген белделәр. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Чара ахырында аларга актив катнашканнары өчен медальләр тапшырылды.