Зәй делегациясе Татарстан Президенты инаугурациясендә катнашты

2020 елның 18 сентябре, җомга
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының күпмилләтле халкына тугрылык өчен ант бирде. "Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасы Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын намус белән үтәргә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм башка рәсми затлар котлады. Барлык чыгыш ясаучылар да Татарстан икътисадының югары темпларын, барлык тармакларда да аның динамик үсешен билгеләп үттеләр һәм яңа сайланган Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов адресына иң җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерделәр. Зәй муниципаль районыннан тантанада район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, аның урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев һәм «Восток» агрофирмасы җитәкчесе Фәүҗәт Габдрахман улы Ханнанов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International