Зәй районында бәйрәм ел саен үткәрелә. Быел ул 28 октябрьдә “Энергетик” мәдәният йортында сәгать 10да башланачак.
“Демография” милли проектын һәм “Өлкән буын” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә, Зәйнең авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрен Зәй үзәк район хастаханәсенә скрининг һәм профилактик медицина тикшерүләре узу өчен махсус машинада алып килү һәм өйләренә озату дәвам итә.