Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Дөньяга могъҗиза аша карап» дип исемләнгән белешмә сәгате уздырды

2020 елның 24 октябре, шимбә
Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Р.Ш. Фардиев исемендәге татар гимназисенең 6 класс укучыларына, «Дөньяга могъҗиза аша карап» дип исемләнгән белешмә сәгате уздырды. Чара танылган балалар язучысы, шагыйрь, А.Алиш, С.Сөләйманова, Ш. Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты, татар әдәбиятын чорлар кичәрлек шигырьләр, хикәя - повестьлар белән баеткан Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулуга багышланды. Чарада шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына тирәнрәк тукталып кителде. Балалар язучының «Машиналар», «Солдат булдым», «Циркта», «Тискәре һәм... тылсымлы хәрефләр» исемле шигырьләрен кычкырып укыдылар, сорауларга һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Соңыннан укучылар зур кызыксыну белән әдипнең күргәзмәгә куелган китаплары белән якыннанрак таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International