Зәй районында бәйрәм ел саен үткәрелә. Быел ул 28 октябрьдә “Энергетик” мәдәният йортында сәгать 10да башланачак. Пандемия белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, районда авыл хуҗалыгы тармагы тотрыклы эшләвен дәвам итә. Зәйлеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район басуларында чәчү эшләре тулы күләмдә башкарылды, ә җәен иң беренчеләрдән булып урып-җыю кампаниясе башланды. Зәй белән горурланырлык нәрсә бар: аграрийларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә район бөртеклеләрне җыеп алу буенча лидер булды, иң югары уңыш җыеп алды. Кыска вакыт эчендә зәйлеләр шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр - 9 101 гектар мәйданда, уңдырышлылыгы-486 ц/га тәшкил иткән, 442,5 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Бәйрәмдә эшендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән зәйлеләргә бүләкләр тапшырылачак. Чара барлык кирәкле эпидемиологик чараларны үтәп уздырылачак.