ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2020 ел
шимбә
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов «Зәй» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган ярминкәдә булды.

30
октябрь, 2020 ел
җомга
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә шулай ук шәхси эшмәкәрләргә 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД юкка чыгуга бәйле рәвештә Салым салуның башка режимнарына күчү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү өчен "Кайнар линия" телефоннары хәбәр итә: 3-13-37, 3-41-33.
2020 елның 29 октябрендә Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча, Экспертлар советының соңгы утырышы узды.

29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов “Татнефтедор” ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсендә һәм «БлагоСтрой» ҖЧҖ да булды һәм андагы техникаларның кышкы чорга әзерлеген тикшерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә бухгалтерлык исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.
30 октябрьдә 15.00 сәгатьтә республика прокуроры урынбасары О.А.Даминов белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ф.С Абдулганиевнең видеоконференция режимында Зәй районы эшмәкәрләре сорауларына җавап бирүе планлаштырыла.

28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе
28 октябрьдә Зәйдә үтәчәк хезмәт бәйрәменә-авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слетына, агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләре һәм республиканың мактаулы кунаклары чакырылган иде.
Хәерле көн хөрмәтле коллегалар, авыл хезмәтчәннәре, тармак ветераннары. Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.

27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе
«2020 елда социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында мәгълүмат ресурсы хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 27 декабрендәге 1221 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан Татарстан Республикасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча җәмәгатьчелек фикерен белү өчен сораштыру уздырыла (сораштыруда катнашу өчен түбәндәге сылтама белән керергә кирәк:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International