Зәй районында агымдагы елның 9 ае эш йомгаклары буенча, район авыл хуҗалыгы бүлекчәләренең алдынгы терлекчеләре билгеләнде. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән терлекчелек хезмәткәрләре җиңүчеләр дип танылды. Алар арасында 850-1000 граммнан уртача тәүлеклек артым алган терлекчеләр һәм бозау караучылар: Садретдинов Ильяс Габделхак улы - Бура-Киртә авылы терлекчесе, Григорьева Екатерина Петровна - Сарсаз - Баграж авылы бозау караучысы, Зыятдинов Роберт Харис улы - Югары Шепкә авылы терлекчесе, Сәйфетдинова Гөлсирин Әлтәф кызы, Сандимирова Ирина Леонидовна, Пайгильдина Айда Ильничналар - Поручик авылында бозау караучылар, Николаева Светлана Леонидовна - «Нива» ҖЧҖ бозау караучысы. 2020 елның 9 аенда бер сыерга 5 мең килограммнан 6 мең килограммга кадәр сөт савучылар: Евграфова Фекла Касьяновна, Бухарова Татьяна Анатольевна - Дурт-Мунча авылы сыер савучылары, Әүхәдиева Рузалия Рафыйк кызы - Чыбыклы авылы сыер савучысы, Попова Зинаида Якововна - Сәвәләй авылы сыер савучысы, Мозаффарова Гөлүсә Миншакир кызы - «Нива» ҖЧҖе савымчысы. Бу- авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе!