Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 24 октябре, шимбә
Бүген «Зәй» агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәгә иң беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г. Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары М.И. Захарова килде. Бүген сатуга үз товарларын Аксар, Александр Бистәсе, Баграж, Бохарай, Налим авыл җирлекләреннән килгән шәхси хуҗалыклар тәкъдим итте. Ярминкәдә актив катнашучылар арасында фермерлар Карташов Н.В., Игошин А.В., Ионов В.И. һәм башкалар бар. Ярминкәдә сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчә, үсентеләр, яңа җиләк-җимеш, шикәр комы бар иде. Биш ярминкәгә 2 млн. 100 мең сумлык товар сатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International