Зәйдә өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруга китерү эше дәвам итә

2020 елның 23 октябре, җомга

“Демография” милли проектын һәм “Өлкән буын” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә, Зәйнең авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрен Зәй үзәк район хастаханәсенә скрининг һәм профилактик медицина тикшерүләре узу өчен махсус машинада алып килү һәм өйләренә озату дәвам итә. Бу-65 яшьтән узган һәр өлкән кеше диспансерлаштыруны вакытында узып, булган авыруларны иртә ачыклау һәм дәвалау, шул рәвешле, озак елларга үз сәламәтлеген саклап калу өчен эшләнә. Район медицина оешмасына илтү буенча эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә алып барыла. Медицина тикшерүен үтүче барлык гражданнар да җыелу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтеп куела. Федераль программа буенча алынган махсус автомобиль аларны билгеләнгән вакытта килеп ала һәм тикшерүләр узгач яңадан китереп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International