Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча профилактик чараларны катгый үтәү кирәклеге турында хәбәр итә
2020 елның 23 октябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды. 22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында: Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Барлык очраклар да республиканың башка төбәкләр белән чиктәш районнарында булды. Йогышлануның төп сәбәбе - башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала. Хәзерге вакытта эпизоотик чыганакларда инфекцияне бетерү буенча бөтен чаралар комплексы үткәрелә. Кошлар кансыз ысул белән үтерелә һәм яндырыла. Шулай итеп, Буа районында Мөдәррис Хәйруллинның крестьян-фермер хуҗалыгында 920 баш каз һәм 117 баш үрдәк юк ителде. Барлык оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Кош гриппына каршы көрәш кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 27 мартындагы 90 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә. Гражданнар, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре бүген аеруча уяу булырга тиеш. Вирус биналарда, кошчылык фабрикаларында, ишегалларында, тере кош базарларында һәм башка объектларда зарарсызландырылмаган кошчылык продуктлары (ит, йомырка, кош мамыгы һәм каурый), азык, су, кош тизәге, эш кораллары, шулай ук транспорт чаралары һәм хезмәт күрсәтүче персонал аша таралырга мөмкин. ПРОФИЛАКТИКА ЧАРАЛАРЫ: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитди үтәлергә тиешле түбәндәге профилактика чараларын игълан итте: - предприятиедә ябык эш режимын булдырырга; - дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләвен тәэмин итәргә; - кошчылык хуҗалыклары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең кош гриппы булган территорияләргә чыгып йөрүләренә юл куймаска; - кошчылык хуҗалыклары территориясенә кыргый кошларның очып керүен булдырмау буенча чаралар күрергә; - предприятиеләр янындагы кыргый күчмә су кошларының санын исәпкә алырга; - авыру булуга шик туган очракта, Ветеринария идарәсенә кичекмәстән хәбәр итәргә; - тере кошларны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгын, технологик җайланмаларны законсыз кертмәүне тәэмин итәргә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХларда кош-корт сую чоры, гадәттә, ноябрь аенда, көннәр суыткач, башлана. Йогышлануны булдырмас өчен, аларны суюны мөмкин кадәр якын арада башларга киңәш ителә. “Вирусның таралуына юл куймас өчен вәзгыятькә вакытында игътибар итәргә һәм аңа зур җаваплылык белән карарга кирәк”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров, һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсенә һәм Баш ветеринария идарәсенә мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 18 миллионнан артык кош-корт исәпләнә. Югары йогышлы кош гриппы йорт кошлары өчен куркыныч тудыра һәм 100% очракта диярлек аларның һәлак булуына китерә. Кеше өчен аның куркынычы юк, әмма кешеләр авыруны таратучы булырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз