ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

 Бүген «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 6 яшьлек Колесова Арина район  башлыгы Разиф Галиевич Кәримовтан батут һәм  татлы яңа ел бүләген кабул итте.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе
Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.
Татарстанда «Яңа ел белән, ветеран!»- республика акциясе башланып китте. Аны үткәрү вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылачак.
2020 елның 27 декабрендә «Ялта-Зәй» спорт комплексында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының йомгаклау ярышлары көне узды.
24-26 декабрьдә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды, анда Зәй көрәшчесе Зөлфәт Хәмидуллин 65 кг авырлык категориясендә 32 катнашучы арасында (тренеры Зыятдинов И.Р.) 2 нче урынны яулады.

27
декабрь, 2020 ел
якшәмбе
Бүген Зәйдә Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда 35тән артык сәүдә ноктасы ачылды.

26
декабрь, 2020 ел
шимбә

“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен, Зәй үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә.

Зәйнең 245 баласына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефедовтан Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

 Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә “Яшел хыяллар” конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары чакырылды. Конкурсны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич оештырды. Анда Зәй муниципаль районының барлык балалары да катнаша алды.

Яңа ел - искиткеч бәйрәм. Бу бәйрәмне барыннан да бигрәк балалар яраталар һәм көтеп алалар. Ә балалар елмаюы һәм сабыйларның бәхетле күзләре-дөньяда иң зур байлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International