Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 турына йомгак ясалды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елның 27 декабрендә «Ялта-Зәй» спорт комплексында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының йомгаклау ярышлары көне узды. Ир – атлар ирекле стиль белән 15 км, хатын-кызлар ирекле стиль белән 10 км дистанциядә көч сынаштылар. Зәй шәһәре Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар: хатын-кызлар арасында 1 урын Гаянова Эльмира (тренеры Перляк С. Н.); 21-23 яшьлек яшүсмер кызлар арасында Лобастова Полина (тренеры Рычков А.В.) - 1 урын, Ибраһимова Ирина (тренеры Базайченко А. И.) - 2 урын, Утяганова Анастасия (тренеры Колесов С. В.) - 3 урын; 19-20 яшьлек яшүсмер кызлар арасында Кощеева Анна (тренеры Перляк С. Н.) - 1 урын; 17-18 яшьлек өлкән кызлар арасында Валиахметова Альбина (тренеры Колесов С. В.) - 3 урын; 19-20 яшьлек яшүсмерләр арасында - Шустур Даниил (тренеры Рычков А. В.) - 2 урын, Трунов Александр (тренеры Базайченко А. И.) - 3 урын. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй командасы 2 нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International