Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә “Яшел хыяллар” конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары чакырылды. Конкурсны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич оештырды. Анда Зәй муниципаль районының барлык балалары да катнаша алды. Моның өчен рәсем ясарга, экологик тематика буенча әкият яки поэзия язарга кирәк иде. Рәсемнәр һәм әкиятләр 5-10 яшьлек һәм 10-16 яшьлек балалар арасында бәяләнде. Конкурсны оештыручыларны кергән гаризаларның саны гаҗәпләндерде: 125 малай һәм кыз 122 рәсем һәм 3 әкият җибәргән. Николай Валерьевич сәламләү чыгышында экологияне саклауның мөһимлеге һәм дөньяның киләчәктә нинди булачагы нәкъ менә бүгенге балаларга бәйле икәнлеген ассызыклады. Шулай ук ул конкурста катнашучы балаларның әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемаларын һәм аны саклау һәм торгызуның тәкъдим ителгән ысулларын күзаллауның тирәнлеген һәм оригинальлеген билгеләп үтте. 12 кеше җиңүче, 12 кеше призер булды. Калган катнашучылар (101 кеше) катнашучы дипломы белән бүләкләнде. “Әдәби иҗат: поэзия, әкиятләр” номинациясендә җиңүчеләр: 1 урын-Зарипова Елизавета Роберт кызы, “Сказка о том, как леший Иннокентий лесорубов победил” әкияте; 2 урын Локманова Марина Фирдус кызы “Дикий гусь (Кыр казы)” әкияте; 3 урын Әхмәтьярова Анастасия Семеновна “Новогодняя дружба”әкияте. “Сынлы сәнгать” номинациясе-5 яшьтән 10 яшькә кадәрге категория: 1 урын-Залужьева Елизавета Андреевна; 2 урын-Хамматов Камил Рөстәм улы, Тимофеева Алиса Юрьевна; 3 урын-Хәкимова Дилә Равил кызы, Маланчева Арина; Призерлар: Мартынова Маргарита, Ихинданов Ибраһим, Антонова Вероника Сергеевна, Королев Дмитрий Александрович, Кубышкина Алисә, Сәфәргалиева Динара, Сафиуллин Батыр, Тарышкина Ева-Мария, Суханаев Алексей Георгиевич, Тимиркаева Ралина Илдар кызы, Столович Александр. 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь категориясе : 1 урын-Карпова Полина Николаевна; Сираҗиева Азалия Фаил кызы; 2 урын-Краснова Екатерина Юрьевна; 3 урын-Гарифуллина Мәрьям Илдус кызы. Призер-Чадаев Тимофей Николаевич. Аларның һәркайсы диплом һәм призлар белән бүләкләнде. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да иҗатта уңышларга ирешүегезне, табигатьне һәм экологияне саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләвегезне телибез.