“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен, Зәй үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә. Диспансерлаштыру программасында өлкән яшьтәге кешеләргә хас авырулар санының критик билгеләре исәпкә алынган. Алар нигезендә белгечләргә килүнең дифференциацияләнгән исемлеге эшләнгән. Пациент диспансерлаштыру кысаларында уза торган диагностик чаралар комплексы инвалидлык һәм вакытыннан алда үлем сәбәбе булган йогышлы булмаган патологияләрне ачыклауга юнәлдерелгән. “Өлкән буын” илкүләм проектының төп бурычлары булып актив озын гомер, сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру һәм өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру тора. Диспансерлаштыру узганнан соң, өлкән кешегә организымының торышы турында күзаллау мөмкинлеге туа. Кайвакытта кичекмәстән хәл итергә кирәк булган проблема турында яки хроник авырулар үсеше куркынычы булуы турында беленә. Авыл халкын “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспортында алып киләләр. Шулай итеп, һәр өлкән яшьтәге граждан хәтта иң ерак авыллардан да, бернинди матди чыгымнар да тотмыйча, үзәк район хастаханәсенә килеп, профильле белгечләрдән тикшерү үтү мөмкинлеге ала. 2020 ел дәвамында диспансерлаштыруны 65 яшьтән узган 1000 авыл кешесе уза алды. Шуны да искәртеп узу кирәк, пандемия аркасында бу эш биш айга туктап тормаган булса, бу сан күпкә югарырак булыр иде. Өзлексез медицина күзәтүе үткәрү “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең һәм Зәй үзәк хастәханәсе хезмәткәрләренең көйле эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды.