Яңа ел - искиткеч бәйрәм. Бу бәйрәмне барыннан да бигрәк балалар яраталар һәм көтеп алалар. Ә балалар елмаюы һәм сабыйларның бәхетле күзләре-дөньяда иң зур байлык. Социаль патронажлау кысаларында Яңа ел алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән йорт ишегалдында Яңа ел тамашасы оештырдылар. Әлеге күңелле бәйрәм Зәй шәһәренең үзәк өлешендә яшәүче, ведомствоара социаль патронатта торучы, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен оештырылды. Әкият геройларының көтмәгәндә килеп керүе балаларны һәм аларның ата-аналарын сөендерде, йөзләрендә елмаю барлыкка килде, ә Яңа ел алдыннан яхшы кәеф өчен тагын нәрсә кирәк соң? Һәр бала Кыш бабайга шигырь сөйләргә һәм чыршы тирәли биергә ашыкты. Саубуллашканда әкият геройлары балаларга укуларында уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа елда теләкләрнең чынга ашуын теләделәр.