Зәйдә Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 27 декабре, якшәмбе
Бүген Зәйдә Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда 35тән артык сәүдә ноктасы ачылды. Агросәнәгать паркы, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалык хуҗалары, шәхси эшмәкәрләр халыкка йорт ите, сөт, эремчек, каймак, бал, ашлык тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә шулай ук ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, яшелчә, шикәр комы, җиләк-җимеш, коры җиләк-җимеш, тере чыршы һәм нарат сатылды. Гулькин, Дурт-Мунча, Югары Нәлем, Түбән Биш, Яңа Спас авыл җирлекләренең бәйрәмчә бизәлгән палаткалары халыкны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алды. Зәйлеләр бәйрәм табынына кулай бәяләрдән продукция сатып алу мөмкинлегеннән бик теләп файдаландылар. Район башкарма комитетының мәдәният идарәсе әзерләгән концерт программасы барысына да бәйрәм кәефе өстәде. Ярминкәдә беренче тапкыр фотозона оештырылды, анда теләгән кеше истәлеккә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә фотога төште. Традиция буенча, ял көненә карамастан, район җитәкчелеге сәүдә рәтләре буйлап узды, тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән танышты һәм зәйлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International