Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Пенсия фонды балаларга 5әр мең сум акча түләячәк
2020 елның 28 декабре, дүшәмбе
Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә. Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк. Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән чара булды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз