«Яңа ел белән, ветеран!»- республика акциясе кысаларында Зәй ветераннары котлаулар кабул итә

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Татарстанда «Яңа ел белән, ветеран!»- республика акциясе башланып китте. Аны үткәрү вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылачак. «Бердәм Россия» акциясенә кушылып, бүген партиянең Зәй җирле бүлекчәсе сәркатибе Разиф Гали улы Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаковны якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлады. Олы яшьтә булуына карамастан, Леонид Яковлевич Зәй ГРЭСЫ ветераннар Советы рәисе урынбасары булып тора, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча эш алып бара. 2019 елда Зәй муниципаль районы Советы карары белән Мачтаков Леонид Яковлевичка «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде. Ветеран кунакларга котлау һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде, барысына да яңа елда нык сәламәтлек теләде. Республика буенча ветераннарга 1000нән артык азык-төлек җыелмасы тапшырылачак, Зәй районында аны 12 кеше алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International