Бүген «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 6 яшьлек Колесова Арина район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовтан батут һәм татлы яңа ел бүләген кабул итте. Кызның әти-әнисе сүзләренә караганда, бүген алар өчен чын Яңа ел могҗизасы булган. Аринаның әти-әнисе үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен, Разиф Галиевичка ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм районда киләсе елда барлык эшләрнең дә бары тик уңышлы булуын теләделәр.