ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга
Лобастова Полина - Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп укучысы, классик стиль белән спринтта федераль округ Чемпионатында 1 урынны яулады.
2021 елның 25-29 гыйнварында «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында биологиядән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы үткәрелде.

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында, 28 гыйнварда Зәй муниципаль районының 10-11 сыйныф укучылары КФУның Алабуга институтында булдылар.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! Районда эпидемиологик хәл аркасында, Зәй район хастаханәсендә, алдан язылу буенча – COVID-19 вирусына каршы вакцинация башланды.

Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев катнашында «Зәй - Су каналы» ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы узды. Валерий Акатьев катнашучыларны районның 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары белән таныштырды.

2021 нче елның 25 нче гыйнварыннан 28 нче гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7 - 8 нче сыйныф укучылары өчен физик культура буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
2021 елның 9 - 19 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Россельхознадзорның Республикасы буенча Идарәсе хезмәткәрләре катнаша. Уку барышында умарталыкларны оештыру, бал кортларын диагностикалау, дәвалау, аларда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны профилактикалау өчен җир алу буенча адымлы инструкция биреләчәк, умарта күчләренең биологиясе каралачак һәм умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртылачак, шулай ук «Россия Федерациясендә умартачылык турында» 2020 елның 30 декабрендәге 490-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә умартачылыкны үстерүнең бурычлары һәм төп юнәлешләре турында сөйләнәчәк. Курсларда экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар тәкъдим ителәчәк. Аерым игътибар умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыру мәсьәләләренә биреләчәк. Уку кысаларында бал фестивале узачак, анда умартачылык продукциясе тәкъдим ителәчәк һәм бал дегустациясе уздырылачак. Укулар түбәндәге адрес буенча уза:Казан,Оренбург тракты ур.,8, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, тыңлаучыларны теркәү 9 февральдә 8:00 - 9:00 сәгатьтә булачак. Дәресләр көн саен 9.00 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курслар бушлай, читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә. Белешмәләр өчен телефон:8(843) 277-81-67.
Бүген «Теплосервис» ҖЧҖендә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында район Башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.

27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе
27 гыйнварда «Энергетик» мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев хезмәт коллективы белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International