Зәй укучылары КФУның Алабуга институтына экскурсия ясадылар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында, 28 гыйнварда Зәй муниципаль районының 10-11 сыйныф укучылары КФУның Алабуга институтында булдылар. Югары уку йорты вәкилләре укучыларга аудиторияләр, лабораторияләр буенча экскурсия уздырдылар, алар институтның лингафон кабинетлары һәм музеенда булдылар. КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон актлар залында укучыларны уку йортына кабул итү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән таныштырды. Укучылар әзерлекнең иң популяр һәм кирәкле юнәлешләре, узган уку елында институтның уңышлары һәм казанышлары, шулай ук КФУның Алабуга институтын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, бик күп яңалыклар белделәр һәм экскурсиядән канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International