Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев катнашында «Зәй - Су каналы» ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы узды. Валерий Акатьев катнашучыларны районның 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары белән таныштырды. «Зәй- Су каналы» ҖЧҖнең 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнары турында предприятие директоры С.Г. Федоров сөйләде. "Зәй- Су каналы" ҖЧҖ Зәй шәһәре территориясендә салкын су белән тәэмин итү һәм көнкүреш юынтык суларын агызуны башкаручы оешма булып тора. Су сату, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3% ка арткан, нигездә Зәй шәһәре халкы хисабына. "Зәй- Су каналы" объектларында барлыгы 115 кеше эшли. 2020 елга һәм алдагы елларга коллективның төп бурычы-халыкның һәм шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең тиешле сыйфатлы эчә торган су белән өзлексез тәэмин итү, юынтыкларны җыю, ташу һәм чистарту. Җыелышка йомгак ясап, район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев коллективка җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.