Бүген «Теплосервис» ҖЧҖендә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. Валерий Акатьев катнашучыларны районның 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары белән таныштырды. «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Р.Г. Гарипов 2020 елда предприятиенең эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга җитештерү һәм үсеш планнары турында сөйләде. «Теплосервис» ҖЧҖ район буенча торак пунктларда урнашкан кулланучыларны җылылык һәм салкын су белән тәэмин итү эшчәнлеген башкара. Җылылык белән тәэмин итү буенча бүгенге көндә районда 42 котельный хезмәт күрсәтә: шулардан мәктәпләр һәм балалар бакчалары-31%, авыл мәдәният йортлары-22%, авыл китапханәләре-16%, медицина учреждениеләре - 15%, СП-5%, башкалар -11%. тәшкил итә. Районның 56 торак пункты74 артезиан скважинасыннан 207 км озынлыкта суүткәргеч челтәре аша салкын су белән тээмин ителә. Барлык су һәм җылылык белән тәэмин итү объектлары 100% ка кышкы җылыту сезонына алдан эзерләнде. 2020 елда биредә эшләүчеләрнең уртача еллык саны 65 кеше тәшкил иткән. Бүгенге көндә предприятиенең салымнар һәм хезмәт хакы буенча бурычлары юк. Шулай ук баш икътисадчы В.А. Захарова предприятиенең финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды: җирле бюджет хисабына 313 мең сумлык эш, су белән тәэмин итү буенча 1128 мең сумлык эшләр башкарылган. Очрашу ахырында директор үз коллективына һәм район хакимиятенә ел дәвамында җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде.