Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча ачык шәһәр турниры уза, анда Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Кукмара, Казан, Октябрьский шәһәрләреннән 300ләп спортчы катнаша. Ачылу тантанасында район башлыгы Р. Г. Кәримов, район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В. Чапков катнашты. Татарстан Республикасының Киокусинкай федерациясе президенты, Татарстан Республикасының атказанган тренеры А.А. Даренков катнашты. Зәй районында һәм Зәй шәһәрендә каратэ киокусинкай хәрәкәтенә нигез салучы В.И. Ревинны, Татарстан Республикасында сугышчан сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләделәр.
2021 елның 2 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында» гы мәсьәлә буенча «хХатын-кыз игътибары» телефон линиясе узачак.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараеның конференц-залында район Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең «Мәдәни Зәй 2020: нәтиҗәләр һәм перспективалар» дигән кече коллегиясе узды.