Зәйдә "Энергетик" мәдәният йорты хезмәт коллективы җыелышы узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнварда «Энергетик» мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев хезмәт коллективы белән очрашты. Эмиль Эдуардович коллективка яңа директор-Ревина Светлана Юрьевнаны тәкъдим итте, шулай ук 2021 елга бурычлар куйды. Үз чиратында Светлана Юрьевна коллектив алдында 2021 елга юл картасы белән чыгыш ясады. Җыелыш ахырында Эмиль Эдуардович коллективка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, туган районыбыз һәм республика иминлеге өчен башкарган эшләрендә алга таба да уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International