Хөрмәтле зәйлеләр! Районда эпидемиологик хәл аркасында, Зәй район хастаханәсендә, алдан язылу буенча – COVID-19 вирусына каршы вакцинация башланды. Вакцинация поликлиниканың прививка кабинетында үткәрелә: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 08:00дән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00-13:00). Алдан язылу өчен телефоннар: 7-50-16 (поликлиниканың регистратурасы); 3-35-44 (Яңа шәһәр поликлиникасының филиалы регистратурасы); 2-80-29 (Зәй-2 поликлиникасының филиалы регистратурасы); 3-80-11 (Бигеш авылында регистратура). Вакцинация-коронавирус белән көрәштә иң нәтиҗәле ысул. Һәркемнең сәламәтлеге-барыбызның да байлыгы!