Зәй укучылары физик культура буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 25 нче гыйнварыннан 28 нче гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7 - 8 нче сыйныф укучылары өчен физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәреннән барлык 4 катнашучы да призерлар булды. Алар - 4 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Волков Богдан һәм 6 нчы сыйныф укучысы Алава Руслана (укытучысы Краснов Ю.В.), 6 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Шәрәфиев Адель (укытучысы Насибуллин Р.М.), 7нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Хренов Егор (укытучысы Краснова Р. Р.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International