Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында район Башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Рәзиф Галиевич үзенең кереш сүзендә утырышта катнашучыларны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшне һәр кешегә үзеннән башларга чакырды. ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Рамил Гарифуллин сүзләренә караганда, 2020 елда район территориясендә 642 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 45ендә зыян күрүчеләрдә бар, нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, 62 се төрле дәрәҗәдә яраланган. 9 авария исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, аларда 3 кеше һәлак булган, 13е яраланган. Балигъ булмаган балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 8 бала яраланган. Комиссия әгъзалары һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар алдында район юлларында аварияләр санын киметү, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар булган юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау бурычы тора. Моның өчен юлларны норматив хәлгә китерү буенча эшне дәвам итәргә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында профилактик эшне тагын да активлаштырырга кирәк. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген арттыру муниципаль максатчан программасының үтәлеше, мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча уздырылган чаралар, пассажирлар йөртүне оештыру һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә машина йөртүчеләрне кертүне контрольдә тоту, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Юл хәрәкәте иминлегенә барыбызның бердәм эшләве нәтиҗәсендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар һәм, әлбәттә, ата-аналар белән профилактик эш даими контрольдә булырга тиеш. Шулай ук юл оешмалары җитәкчеләренең иң беренче бурычларының берсе-автомобиль юлларын карап тотуны контрольдә тоту. Сыйфатлы юллар-ул иминлек һәм уңайлылык нигезе. Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов җаваплы хезмәткәрләр алдына автомәктәпләр эшен аерым контрольгә алу, автобус һәм башка транспорт йөртүчеләргә контрольне көчәйтү, муниципаль районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы моделен булдыру бурычларын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International