ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ташламалы "кыска" һәм 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыруга, маркировкалау өчен җайланмалар сатып алуга һәм башка максатларда алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында әйтелә.

2
февраль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә гомуми белем оешмалары җитәкчеләренең «Милли белем һәм тәрбия -үсешнең төп юнәлешләре» темасы буенча семинар узды.Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе, ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Николаевич Гущин катнашты.
2021 елның 3 февралендә Зәй шәһәре территориясендә махсус оешма тарафыннан хуҗасыз хайваннарны аулау планлаштырыла.
2021нче елның 30нчы гыйнварыннан 1нче февраленә кадәр кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй РУЭСы хезмәт коллективының отчет җыелышы булды.

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади Советының утырышы узды. «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Зәйнуллин Рафыйк Рифгать улы 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында доклад белән чыгыш ясады.

Бүген Зәй ГРЭСының актлар залында 2020 елга күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча профсоюз конференциясе булды.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе
2021нче елның 29нчы гыйнварыннан 31нче гыйнварына кадәр югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» базасында Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 8-11нче сыйныфларында укучылар өчен хокук буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.
2021 нче елның 28 нче гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 4-8нче сыйныфларында белем алучылар өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздырды.
Бүген район мәдәният йортында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район башлыгы урынбасарлары, территориаль бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма, учреждение һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында Зәй-2 микрорайонында яшәүчеләрнең халык җыены узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International