Зәйдә ГРЭСы хезмәткәрләренең профсоюз конференциясе узды

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген Зәй ГРЭСының актлар залында 2020 елга күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча профсоюз конференциясе булды. Конференция эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты, ТР хөкемәтеннән куратор Иван Николаевич Гущин, «Татэнерго» АҖ генераль директоры урынбасары - җылылык һәм электр энергиясен сату буенча директор Зверев Олег Игорь улы, Бөтенроссия электр профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Дамир Рүзәл улы Кузяев катнашты. Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Андрей Алчин күмәк шартнамәнең үтәлеше турында хисап тоттылар. Разиф Галиевич районның 2020 елга социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2021 елга планнар турында сөйләде. Олег Игоревич конференциядә катнашучыларга «Татэнерго» АҖнең 2020 елдагы җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында җентекләп мәгълүмат бирде. Дамир Рүзәл улы Татарстан Республикасы Электропрофсоюзы тарафыннан устав профсоюз бурычларын үтәү һәм социаль партнерлыкны камилләштерү буенча алып барыла торган эш турында доклад белән чыгыш ясады. Делегатлар 2020 елда күмәк килешүдә каралган барлык йөкләмәләрнең тулы күләмдә үтәлүен расладылар. Профсоюз конференциясенең йомгаклау карары расланганнан соң, бүләкләү булды. Дамир Рүзәл улы Зәй ГРЭСЫ башлангыч профсоюз оешмасына истәлекле байрак һәм "Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең 30 еллыгы кысаларында, иң яхшы башлангыч профсоюз оешмасы смотрларында җиңгән өчен" Мактау дипломын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International