Зәйдә РУЭС хезмәт коллективының отчет җыелышы узды

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй РУЭСы хезмәт коллективының отчет җыелышы булды. Валерий Григорьевич үзенең чыгышында 2020 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре һәм 2021 елга перспектив планнары турында сөйләде. Коллектив алдында Зәй РУЭСы башлыгы Рафаэль Фәйзуллин 2020 елга нәтиҗә ясады, шулай ук 2021 елга өстенлекле планнарны билгеләде. Керем буенча предприятие планы 101,1 % ка үтәлгән. Мобиль элемтә узган ел белән чагыштырганда тагын да үсеш алган, стационар телефон буенча үсеш - 97,7% тәшкил иткән. 2020 елда «Социаль әһәмиятле объектлар» проекты буенча төзү эшләре 29 объектта алып барылган. Очрашудан соң предприятие хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булды. Җыелышка район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев йомгак ясады һәм коллективның эшен уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International