2021 нче елның 28 нче гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 4-8нче сыйныфларында белем алучылар өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздырды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча 4нче мәктәп укучысы Тимофеев Артём призёр булды. Рус теле буенча призер укучыларны республика олимпиадасының йомгаклау этабына әзерләгән укытучылар: Дмитриева Лариса Петровна - ӨБМБУ «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – укучыларның фәннәр кече академиясе» педагогы, Дәүләтшина Ольга Вадимовна, «Зәй шәһәре 4нче урта гомуми белем мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлар укытучысы.