Зәй-2 микрорайонында яшәүчеләрнең халык җыены узды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген район мәдәният йортында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район башлыгы урынбасарлары, территориаль бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма, учреждение һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында Зәй-2 микрорайонында яшәүчеләрнең халык җыены узды. Разиф Галиевич халыкны шәһәрнең һәм районның һәр тармагының социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре, шулай ук республика һәм муниципаль программаларның тормышка ашырылуы белән таныштырды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садртдинов үз чыгышында 2021 елда Зәйне төзекләндерү һәм үстерү планнарын билгеләде. Микрорайонның оператив халәте турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Дмитрий Рябов сөйләде. Җыенда һәр учреждение, оешма җитәкчеләре үз юнәлешләре буенча чыгыш ясады. Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Разиф Галиевич мондый җыелышларның узган чорда башкарылган эшләрне тирәнтен һәм төрле яклап чагыштыру, җирле үзидарә эшендә уңай моментларны лаеклы бәяләү, аларны алга таба хәл итү юлларын билгеләү өчен яхшы һәм реаль мөмкинлек булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International