Шушы көннәрдә үзәк балалар китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының һәм партизаннарның батырлыгына багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев катнашында район яшьләр эшләре буенча идарәсе хезмәт коллективының җыелышы булды.
2021 елның 3 февралендә «Зәй шикәре» ААҖ шикәр чөгендере сезонын тәмамлады. Завод барлыгы 1 млн. 244 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте. 194 мең 760 тонна шикәр, 50 мең 240 тонна меласса, 56 мең 940 тонна гранулаштырылган чөгендер түбе эшкәртелде.
3 нче февраль көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә район башлыгы Р. Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссия рәисе Э.Ш. Галиев катнашында 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булып узды.