Зәй укучылары-татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021нче елның 30нчы гыйнварыннан 1нче февраленә кадәр кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.   Түбән Биш урта гомуми белем мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Балончева Арина, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Нәфыйкова Рания олимпиада призерлары исемен яулады. Призерларны әзерләгән укытучылар: Шиһабетдинова Гөлнара Риф кызы, МБГБУ «Түбән Биш урта гомуми белем мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Әүһадиева Дания Мөнир кызы, МБГБУ «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International