Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади Советының утырышы узды. «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Зәйнуллин Рафыйк Рифгать улы 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында доклад белән чыгыш ясады. «БлагоСтрой» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп төре-гомуми озынлыгы 213 км. булган юл-урам челтәрен карап тоту һәм ремонтлау, шулай ук юл билгеләрен урнаштыру һәм алыштыру, светофор объектларына хезмәт күрсәтү, юл йөрү өлеше һәм тротуарлардагы чокырларны ремонтлау, гравий юлларын профильләштерү, 29 автобус тукталышына, 4 күпергә хезмәт күрсәтү һәм башкалар. 2021 елга җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үз алдына түбәндәге бурычларны куя: әйләнештәге акчаларны арттыру, предприятиенең техник дәрәҗәсен күтәрү һәм үз эшчеләре өчен хезмәт шартларын яхшырту. Икътисади Совет утырышына нәтиҗә ясап, Р. Г. Кәримов директорны финанс чараларын сак тотарга, шәһәрне төзекләндерү буенча үткәрелә торган тендерларда актив катнашырга, бизнес-планны рентабельле итәргә чакырды һәм коллективка эшләрендә уңышлар теләде.