"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз".

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә көнне үзәк балалар китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының һәм партизаннарның батырлыгына багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чарага 2 нче мәктәпнең 3«а» сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар игътибарына тәкъдим ителгән презентация ярдәмендә, балалар канкойгыч сугышның барлык дәһшәтләрен кичергән яшь геройлар турында белделәр. Герой пионерлар: Зина Портнова, Валентин Котик, Леонид Голиковның батырлыклары турында тыңладылар. Болар- туган Ватаннарының иреге өчен иңгә-иң куеп, гомерләрен аямыйча көрәшүчеләр. Сталинградның иң кечкенә сакчысы, 6 яшьтә орден алучы Сережа Алешков турындагы хикәят укучылар арасында аеруча кызыксыну уятты. Чарада балалар дәһшәтле сугышның яшь геройларына багышланган «Яшь хәрбиләр» китабыннан өзекләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International