3 нче февраль көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә район башлыгы Р. Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссия рәисе Э.Ш. Галиев катнашында 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булып узды. Коллегиядә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов И.З., "Барс" спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Герасимов К.А., «Яшьлек» спорт мәктәбе тренеры Хохлова А. А., «Татэнерго» АҖ филиалы гражданнар оборонасы штабы башлыгы Волкова А. А., Кадер авыл җирлеге башлыгы Нуруллин Р. М., «Аккорайд Уиллз Руссия» ҖЧҖ персоналы белән эшләү белгече Федина Н. И. докладлары тыңланды. Коллегия иң яхшы физик культура һәм спорт хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.