«Китаплар һәм китапханәләр тарихыннан»

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
Кешеләр моннан алты мең ел элек язарга өйрәнгәннәр. Ә кәгазьне шуннан соң дүрт мең елдан соң гына ясый башлаганнар. Элек кешеләр нәрсәгә язганнар соң? Кәгазьне ничек уйлап тапканнар? Заманча китап кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Борынгы китапханәләр нинди булганнар? Бу хакта бүген, 3 февраль көнне, «Китаплар һәм китапханәләр тарихыннан» дип исемләнгән китапханә дәресендә сөйләштеләр. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче мәктәпнең 1 «Б» сыйныф укучыларына китап бастыру тарихы һәм беренче кулъязма китапның барлыкка килүе турында бәян иттеләр. «Китап каян барлыкка килгән?» күргәзмәсендәге әлеге тема буенча төрле танып-белү әдәбияты да балаларда зур кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International