2021нче елның 31нче гыйнварыннан 03 февраленә кадәр югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» базасында Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 8-11нче сыйныфларында белем алучылар өчен бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре 3нче мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Нерсисян Ани җиңүче булды. Призёрлар: Горева Анастасия - 2нче мәктәбе 11нче сыйныф укучысы, Колесова Анастасия, 2 нче мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы, Танцев Георгий 4нче мәктәбе 11нче сыйныф укучысы. Җәмгыять белеме буенча олимпиаданың җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән укытучылар: Колесова Валентина Васильевна - 2нче мәктәп, Хәлиуллин Габдулла Сәмигулла улы – 3нче мәктәп, Ларина Альбина 4нче мәктәп укытучылары.