Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй үзәк район хастаханәсенең медицина советы утырышы узды
2021 елның 5 феврале, җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Зәй үзәк район хастаханәсенең 2020 елдагы эшчәнлеген йомгаклау буенча медицина советы утырышы узды. Аны район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы ачты. Совет утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, Татарстан Республикасының баш штаттан тыш кардиологы Ким Зөлфия Фәрит кызы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы катнашты. «Зәй үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең 2020 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында баш табиб Фатыйхов Айдар Мөхәммәтнур улы чыгыш ясады. Финанс-икътисадый эшчәнлекнең төп күрсәткечләре белән баш табибның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Захарова Ирина Леонидовна таныштырды. 2020 елда кадрлар бүлегендә башкарылган эшләр буенча бүлек башлыгы Зиннәтуллина Марина Сергеевна мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов республика Сәламәтлек саклау оешмаларының эшенә йомгак ясады, Зәй үзәк район хастаханәсенең эшенә уңай бәя бирде һәм бу елга яңа бурычлар билгеләде. Ул киләчәктә дә үлем-китем күрсәткечләрен киметү һәм демографик күрсәткечләрне яхшырту буенча бурычларны бергәләп хәл итү зарурлыгына тукталды, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын профилактикалау һәм дәвалауга, яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) таратуны кисәтү буенча чараларны тагын да көчәйтергә кирәклегенә зур игътибар бирде. Район башлыгы Разиф Кәримов медицина Советы утырышына йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 ел чынлап та Сәламәтлек саклау елы булды, нәкъ менә медицина хезмәткәрләренә-табибларга һәм фельдшерларга, шәфкать туташларына һәм санитарларга, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен йөртүчеләргә мәкерле вируска каршы бергәләп көрәшергә, ныклык, сабырлык, үз һөнәрләренә тугрылык күрсәтергә туры килде. Утырышта медицина хезмәткәрләре исеменә бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм 2021 елны тагын да нәтиҗәле итеп үткәрерү мөһимлеге ассызыкланды. Соңыннан сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үтте. Аларның хезмәте бәяләп бетергесез: меңләгән кешенең гомерен саклап калучылар бүгендә көндә дә алдынгы рәттә. Киләчәктә дә игелекле һәм халыкка кирәкле хезмәтләрендә уңышлар телибез!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз