Зәй шикәрчеләре сезонны уңышлы төгәлләде

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 3 февралендә «Зәй шикәре» ААҖ шикәр чөгендере сезонын тәмамлады. Завод барлыгы 1 млн. 244 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте. 194 мең 760 тонна шикәр, 50 мең 240 тонна меласса, 56 мең 940 тонна гранулаштырылган чөгендер түбе эшкәртелде. Бу сезонда шикәр чыгышы 15,6 % тәшкил итте. «Зәй шикәре» ААҖ "Агросила" Холдингының иң динамик үсештәге компанияләренең берсе булып тора. Шикәр чөгендерен әзерләү һәм эшкәртү күрсәткечләре буенча предприятие Россия Федерациясе заводлары арасында лидер. Барлык продукция ГОСТка туры килә, сыйфат һәм куркынычсызлык катгый контрольдә тотыла. Зәй шикәр заводы, инвестиция чараларын гамәлгә ашырып һәм ремонт чорында сезонга җентекле әзерлек алып, уртача тәүлеклек егәрлекне арттыру буенча планлы эш алып бара. Бүгенге көндә заводта актив вентиляцияләүнең дүрт системасы эшли, бу кагат эчендә оптималь температураны сакларга, тамыразыкларны саклау вакытын озайтырга мөмкинлек бирә. Предприятиедә штрихкодлау системасы кертелде. Шулай ук заводта «Сакчыл җитештерү» системасы буенча төзелгән Агро җитештерү системасы гамәлгә кертелүен дә билгеләп үтәргә кирәк, бу исә үз чиратында югары күрсәткечләргә ирешүдә ярдәм итә. Сакчыл җитештерү инструментларын куллану нәтиҗәсендә җиһазларның эш сыйфаты шактый яхшырды, бөтен җирдә хезмәткәрләрне кайдзен-эшчәнлеккә җәлеп итү буенча эш алып барыла, сакчыл җитештерү нигезләренә предприятие персоналының 100% өйрәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International