Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев катнашында район яшьләр эшләре буенча идарәсе хезмәт коллективының җыелышы булды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Чапков 2020 елда идарәнең эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. Район башлыгы Разиф Кәримов яшьләр эшләре буенча идарәнең яңа җитәкчесе итеп, Резидә Фәрит кызы Гомәрованы тәкъдим итте. Утырышта шулай ук Сармаш-Баш авылында яшәүче Айзат Кашаповның әти-әнисенә актив гражданлык позициясе күрсәткән улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Район башлыгы Разиф Кәримов без районда шундый батыр егетләр булуы белән чын күңелдән горурланабыз дип билгеләп үтте. "Кызганычка каршы, Айзат безнең арада юк инде. Ул кыю көрәшче иде, көрәш буенча күп кенә дәрәҗәле республика, бөтенроссия ярышларында зур җиңүләр яулады. Әти - әнисе Гөлфия һәм Әсгать Кашаповларга шундый егет үстергәннәре өчен зур рәхмәт!», - дип әйтте үз чыгышында спорт һәм физкультура идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов. Яшьләр идарәсе коллективы алдына районда яшьләр сәясәтен актив тормышка ашыру буенча киләчәккә бурычлар куелды.