ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе
28 февральдә Әлмәт шәһәрендә Р. Нәгыймов исемендәге «Урсал Тауда» бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.
28 февральдә Чаллыда Кама чаңгы марафоны үтте. Егерменче тапкыр уздырылучы бу марафонда быел 500 гә якын спортчы катнашты.
Бүген җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмиятле бурычларның берсе, һичшиксез, яшьләр арасында җинаятьләрне киметү юлларын эзләү һәм аларны профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру.

Бүген, язның беренче көнендә, Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 7нче урта гомуми белем мәктәбендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы үтте.

27 һәм 28 февральдә Чистай шәһәрендә 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы булып узды.
"Сабантуй" газетасы призына 2007-2008, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
24-28 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Беренче ярыш көне нәтиҗәләре буенча кызлар арасында 5 км га ирекле стиль белән индивидуаль узышта 1 урынны Федюшина Диана (Татарстан Республикасы), 2 урынны Тикинева Валентина (Чуашия Республикасы), 3 урынны Халакныш Ирина (Новосибирск өлкәсе) яулады. Ирекле стиль белән 10 км дистанциядә егетләр арасында 1 урынны Мокиенко Данил (Свердловск өлкәсе), 2 урынны Плотников Даниил (Свердловск өлкәсе), Злобин Савелий (Свердловск өлкәсе) алды. Икенче ярыш нәтиҗәләре буенча спринтта җиңүчеләр һәм призерлар: кызлар арасында 1 урынны Фирулева Алена (Мәскәү өлкәсе), 2 урынны Данько Александра (Чиләбе өлкәсе), 3 урынны Суслова Юлия (Пермь өлкәсе), егетләр арасында 1 урынны Чеглаков Николай (Архангельск өлкәсе), 2 урынны Плотников Даниил (Свердловск өлкәсе), Матросов Дмитрий (Ульяновск өлкәсе) алды. Ярышларның соңгы көнендә спортчылар классик стиль белән 5/10 км га индивидуаль узышта көч сынаштылар. Кызлар арасында 1 урынны Габдулбарова Диана (Татарстан Республикасы), 2 урынны Федюшина Диана (Татарстан Республикасы), 3 урынны Павлюкова Полина (Свердловск өлкәсе); яшүсмерләр арасында 1 урынны Вернигора Павел (Свердловск өлкәсе), 2 урынны Муралеев Даниил (Свердловск өлкәсе), 3 урынны Сазонов Иван (Свердловск өлкәсе) алды. Гомумкоманда урыннары: 1 урын Свердловск өлкәсе (1206 очко), 2 урын Пермь өлкәсе (580 очко), 3 урын Татарстан Республикасы (576 очко).

27
февраль, 2021 ел
шимбә

25-28 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә «Сәламәтлек» ХVIII авыл Спартакиадасы кысаларында, авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары уза.

24-28 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары уза.

26
февраль, 2021 ел
җомга
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы Шәһәр төзелеше советы утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International