28 февральдә Чаллыда Кама чаңгы марафоны үтте. Егерменче тапкыр уздырылучы бу марафонда быел 500 гә якын спортчы катнашты. Аларга 10, 20, 30, 50 км лык араны үтәргә туры килде. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны Россия чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты,"Челтәр компаниясе" АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев сәламләде. Биредә шулай ук чаңгы узышы буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, СССР ның атказанган спорт мастеры Николай Зимятов, ике тапкыр дөнья Кубогы иясе, ике тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, СССР ның атказанган спорт мастеры Александр Завьялов, чаңгы узышлары буенча Дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Анатолий Иванов, чаңгы ярышлары буенча җыелма командаларының әйдәп баручы белгече, менеджеры Михаил Богданов, Россиянең атказанган тренеры Владимир Голубев, чаңгы ярышлары буенча СССР һәм Россиянең атказанган тренеры, спорт мастеры Александр Воронин катнаштылар. Ярышлар да Зәй спортчылары үзләренең җитезлекләрен тагын бер тапкыр күрсәттеләр. 2007-2008 елгы кызлар арасында 10км дистанциядә беренче урынны - Софья Козенкова, өченче урынны Арина Белякина яулады. Ир-атлар арасында 60 яшьтән өстә булганнар арасында 20 км дистанциядә икенче урынны Николай Захаров алды. 30 км дистанциядә хатын-кызлар арасында беренче урынны Утяганова Анастасия яулады.