Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы Шәһәр төзелеше советы утырышы узды. Стационар объектларны урнаштыру буенча - шәхси эшмәкәр Н.А.Юдин, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге парктагы юл катламнарын ремонтлау буенча Зәй УАД «Татнефтедор» ҖЧҖ идарәсе башлыгы Александр Владимирович Ганскенең чыгышы тыңланды. Шәһәрнең Ленини урамында күп функцияле үзәк төзелеше буенча шәхси эшмәкәр Миргазов Руслан Илдар улы, Энергетиклар урамы, 7в адресы буенча урнашкан 146 нчы номерлы район үзәк даруханәсен реконструкцияләү буенча, аның мөдире Мөфтиева Лилия Рәсмил кызы чыгыш ясады. Шәһәр төзелеше советында катнашучылар үзара фикер алыштылар. Утырышка Разиф Гали улы Кәримов йомгак ясады.