"Сабантуй" газетасы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе
"Сабантуй" газетасы призына 2007-2008, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Ибраһимов Җәмил (2005-2006 елгы егетләр арасында) 2 нче урынны яулады (тренеры Мингазов А.Р.), Хантимиров Руслан (2005-2006 елгы егетләр арасында)3 нче урынны яулады (тренеры Минһаҗев А. Р.). Татарстан Республикасы Беренчелегендә 2007-2008 елгы егетләр арасында Зәй шәһәре командасы 26 урынны, 2005-2006 елгы егетләр арасында 15 урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International