Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
“Кылган гамәлләре өчен һәркем үзе җавап бирә”
2021 елның 1 марты, дүшәмбе
Бүген җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмиятле бурычларның берсе, һичшиксез, яшьләр арасында җинаятьләрне киметү юлларын эзләү һәм аларны профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру. Хокук бозуларның арта барган дулкынына каршы көрәшү өчен, яшүсмерләр арасында күбрәк агарту һәм профилактика эшләре алып барырга кирәк. Нәкъ менә шул максаттан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы тарафыннан, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау атналыгына багышланган чаралар кысаларында, 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында тренинг элементлары белән дәрес үткәрелде. Чараның төп максатлары һәм бурычлары: - үз хокукларын яклый, үз гамәлләрен анализлый белүче, позитив юнәлешле социаль иҗади эшчәнлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.; - балигъ булмаганнарда үз-үзеңне дөрес тоту, сәламәт, хокук бозуларга каршы булган шәхес турында күзаллауларын формалаштыру.; - сайларга туры килгән ситуациядә дөрес карарлар кабул итә белү. Чарада 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар тренинг күнегүләрендә актив катнаштылар, төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар, үзләре өчен һәр кеше үз гамәлләре өчен үзе җавап бирә дигән нәтиҗә ясадылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз