Зәйдә атказанган спорт мастеры Ф. П. Симашев призына чаңгы буенча бөтенроссия ярышлары узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе
24-28 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Беренче ярыш көне нәтиҗәләре буенча кызлар арасында 5 км га ирекле стиль белән индивидуаль узышта 1 урынны Федюшина Диана (Татарстан Республикасы), 2 урынны Тикинева Валентина (Чуашия Республикасы), 3 урынны Халакныш Ирина (Новосибирск өлкәсе) яулады. Ирекле стиль белән 10 км дистанциядә егетләр арасында 1 урынны Мокиенко Данил (Свердловск өлкәсе), 2 урынны Плотников Даниил (Свердловск өлкәсе), Злобин Савелий (Свердловск өлкәсе) алды. Икенче ярыш нәтиҗәләре буенча спринтта җиңүчеләр һәм призерлар: кызлар арасында 1 урынны Фирулева Алена (Мәскәү өлкәсе), 2 урынны Данько Александра (Чиләбе өлкәсе), 3 урынны Суслова Юлия (Пермь өлкәсе), егетләр арасында 1 урынны Чеглаков Николай (Архангельск өлкәсе), 2 урынны Плотников Даниил (Свердловск өлкәсе), Матросов Дмитрий (Ульяновск өлкәсе) алды. Ярышларның соңгы көнендә спортчылар классик стиль белән 5/10 км га индивидуаль узышта көч сынаштылар. Кызлар арасында 1 урынны Габдулбарова Диана (Татарстан Республикасы), 2 урынны Федюшина Диана (Татарстан Республикасы), 3 урынны Павлюкова Полина (Свердловск өлкәсе); яшүсмерләр арасында 1 урынны Вернигора Павел (Свердловск өлкәсе), 2 урынны Муралеев Даниил (Свердловск өлкәсе), 3 урынны Сазонов Иван (Свердловск өлкәсе) алды. Гомумкоманда урыннары: 1 урын Свердловск өлкәсе (1206 очко), 2 урын Пермь өлкәсе (580 очко), 3 урын Татарстан Республикасы (576 очко).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International