Хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе
27 һәм 28 февральдә Чистай шәһәрендә 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы булып узды. Ярышларда Чистай шәһәренең "Торнадо", Кукмара шәһәренең "Ягуар", Яр Чаллы шәһәренең "Чаллы", Зәй шәһәренең "Яшьлек" командалары катнашты. Зәй командасы кискен көрәштә 3 нче урынны яулады. Гришин Даниил (Яшьлек) 2020-2021 еллар сезонында ТР беренчелегенең "Иң яхшы уенчысы" дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International